«Тылсым» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль сәламәтләндерү бүлегендә “Оста куллар” түгәрәге эшли

2014 елның 30 мае, җомга
«Тылсым» халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль сәламәтләндерү бүлегендә “Оста куллар” түгәрәге эшли. Дәресләр хезмәт терапиясе инструкторы Шайдуллина Ленара Вильсоровна җитәкчелегендә махсус эшләнгән программалар, технологияләр буенча үткәрелә. Түгәрәк членнары табигый материаллардан поделкалар ясыйлар, мулине җебеннән картиналар чигәләр, гуаш белән рәсем ясыйлар, крючок белән бәйлиләр, кулинар рецептлар алмашалар. Биредә алар бер-берсе белән аралашалар, сөйләшәләр, осталыкларын күрсәтәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International