1 июнь – Балаларны яклау көне

2014 елның 30 мае, җомга
30 май көнне Җиңү Паркы каршындагы майданда мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре Идарәләре, “Тылсым” гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә Халыкара балаларны саклау көненә багышланган чара үткәрелде. Котлау сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева чыкты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Традиция буенча асфальтка рәсем ясау конкурсы, чүлмәк вату, скакалкада сикерү ярышлары үткәрелде. “Зилант” балалар һәм яшүсмерләр клубы базасында стритболл ярышы үтте. Чара танцеваль флешмоб белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International