Кукмара егетләре өйрәнү-кыр җыеннарында булып кайтты

2014 елның 30 мае, җомга
Камышлы урманы янындагы болынлыкта хәрби хезмәт нигезләре буенча өйрәнү-кыр җыеннары узды. Әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән һәм Кукмара аграр көллиятеннән 250ләп егет катнашты.

-Укучылар ике рота, алты взводка бүленеп, ике көн дәвамында палаткаларда яшәделәр, - ди район мәгълүмати-методик үзәкнең баш методисты Таһир Нәбиев. – Егетләр автоматтан аттылар, тактик, химик саклану дәресләрендә катнаштылар, хәрби устав өйрәнделәр, үзләренең физик хәзерлекләрен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International