Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара

2014 елның 30 мае, җомга
Әлеге акция кысаларында район китапханәләрендә укучылар белән күптөрле чаралар уза.

-Балыклыда китап укучыларга “Наркомания – кешелек дошманы”, Вахиттә “Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң” дигән презентацияләр күрсәтелде, Манзараста “Яман белән дус булма!”, Аш.Буҗида “Замана афәтеннән сакланыйк”, Лубянда “Наркотик – җәһәннәмгә билет” дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар һәм Үзәкләштерелгән һәм балалар китапханәләрендә дә яман гадәтләргә багышланган дәресләр үтә, китап укучыларга листовка-белешмәләр ясап таратыла, - дип хәбәр итте район үзәк китапханәсенең методик-библиографик бүлек мөдире Рушания Измайлова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International