«Хуш киләсең, ямьле ҖӘЙ!»

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының ишегалдында балалар өчен “Хуш киләсең, ямьле җәй!” дип аталган бәйрәм оештырылды. Спорт ярышлары, интеллектуаль бәйге, “Табышмак – бил алышмак”, игътибарлылыкка уеннар белән үрелеп барган әлеге бәйрәмдә 30 бала катнашты. Бәйрәмне тамаша кылырга килгән әти-әниләр, әбиләр дә уеннарда катнашып призлар алдылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар тәмле ботка белән сыйландылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International