"Дружба"да семинар-киңәшмә узды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
“Дружба” агрофирмасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда катнашучылар дружбалыларның әлеге җаваплы эшкә хәзерлеге, Поч.Кучук фермасында җәйләү чорының барышы белән таныштылар. Биредә 1712 мөгезле эре терлек асрала. “Аларга бер елга җитәрлек итеп 21 мең тонна сенаж-силос салырга кирәк. Техникаларыбыз төзек, печән чабу башланды”, - диде агрофирманың генераль директоры Айрат Сафин.

Күпьеллык үләннәрнең беренче катын 20 июньгә кадәр җыеп алырга һәм хәзерләнгән печәннең сыйфатлы булуына ирешергә кирәк. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин агрофирма, хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә әнә шундый бурыч куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International