Район халкы өчен Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары консультация үткәрәчәк

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Гражданнар игьтибарына!

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында 6 июньдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара районында гражданнарга консультация бирү үткәрелә. Гражданнарны республика буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Миннекаев Алмаз Габдуллаҗан улы түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт. Кабул ителү өчен шул ук адрес буенча 7нче бүлмәдә яки 2-64-01 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International