Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Район эшмәкәре Васыйл Гарифуллин авылда әтисен искә алу кичәсе үтәрде
2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Районыбыз эшмәкәре Васыйл Гарифуллин, әтисе - “Россия” колхозын 30 ел дәвамында армый-талмый җитәкләгән, корган, төзеткән, үстергән Галимулла Гарифуллинны исә алу кичәсе оештырып, терлекчелектә, игенчелектә, идарә эшендә көч куйган колхоздашларны бер табын артына җыйды. Мәҗлес Коръән сүрәләре укып, мәрхүм җитәкчебез рухына дога кылу белән башланды. Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган олпат зат булган икән Галимулла абый. Әй, кинәнделәр өлкәннәр гөрләп үткән яшьлек еллары, колхозда аның белән бергә эшләгәндәге истәлекләре турында сөйләшеп.
Проектыннан башлап, бөтен төзелеш эшләренә үзе күп көч куйган, ә хәзер Галимулла Гарифуллин исемен йөртүче Сәрдекбаш урта мәктәбе үзе генә дә бик зур ядкәре бит ул елларның. Менә шул мәктәпнең гөлләргә күмелгән якты залында барды бу кичә. Ул чакта төзелгән юллар, күперләр, буалар, клублар, хуҗалыкларга районда беренчеләрдән булып кертелгән газ, суүткәргечләр һәм башкалар әле һаман да безнең тормышта һәр көн кулланышта. Шуның өчен бик рәхмәтле бу җир кешеләре булдыклы җитәкчегә.
Үткәннәрдә тырыш хезмәтләре, йокысыз таңнары, яшьлек энергияләре, күңелле хатирәләре калган никадәр өлкән кеше җыелган иде бирегә. Комбайнчылар Расим, Нурзада, шоферлар Гаптелхак, Миннехай, Ринат, тракторчылар Илдар, Равил, Мәгъфүр абыйлар терлекчелектә эшләгән Марзия, Мәгъфүрә, Залина, Гөлирә, Серафима, Рәфкыя, Маһинур, Мәкъсүдә һәм башка апалар истәлекләр яңартып чәй эчкәндә, йөзләрендә яшьлек чаткылары да чагылып киткәндәй булды. Хезмәт ветераны, җирле шагыйрь Радик абый Мостафин үзенең истәлекләрен шигъри юлларга салып тәкъдим итте.
Кунаклар арасында Галимулла абыйның дусты, хезмәттәше, ул вакытта күрше “Коммунизмга” колхозы рәисе булып эшләгән Габделхәй Шәмсетдинов һәм шәкерте, хәзерге вакытта “Мамадышнефтепродукт” җәмгыяте җитәкчесе Илгизәр Ибраһимовлар да бар иде.
Кичәгә чакырылган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, җырчы Мирсәет Сөнгатуллин белән баянчы Рамил Курамшин башкарган безнең яшьлек чорының моңлы җырлары, йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерделәр. Мул табынга яңа гына мичтән чыккан кайнар бәлешләр дә килгәч, гомере буе терлекчелектә эшләп ялга чыккан Гөлирә Кадыйрова әйтеп куйды: “Әкият бит бу, җәмәгать, әй! Кем уйлаган Мирсәет Сөнгатуллин белән бер табында бер бәлешне бүлеп ашарбыз дип!”.
Ә Галимулла абыйның туган авылы Мәмәширдән килгән Харис белән Васыйл, берсе баянда, икенчесе тальянда сыздырып уйнап җибәргәч, һәр күңел моң дәрьясында йөзде. Бию көе яңгырагач, йөрәкләр дә, аяклар да яшәреп китеп, үзләреннән-үзләре тыпырдый башладылар.
Ә мин шуңа инандым: кирәк икән мондый очрашулар. Күпләр акчага табыныр, рухи кыйммәтләрне югалта барган чорда кеше булып калу, үзебезнең кая таба баруыбызны аңлар өчен, үзебездән соң килүчеләргә нинди истәлекләр калдырырга тиешлегебезне искәртү өчен кирәк икән бу. Үзләренең фидакарь хезмәтләре дә тузанга күмелеп калган тулы бер буынның сынык күңелен, җылы хатирәләрен яңартып җылыту өчен дә кирәк икән...
Наилә СӘГЪДИЕВА, Уразай авылы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз