“Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен Арча тикшерү комитеты хезмәткәрләре чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар
2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Җәйге календарьның һәр көне кызыл, чөнки җәйнең һәр көне - шатлык, ял, бәйрәм. “Кояшкай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен Арча тикшерү комитеты хезмәткәрләре чын мәгънәсендә бәйрәм оештырдылар. Кунаклар һәр балага бүләкләр алып килгәннәр иде. Балалар бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен тикшерүче абый-апаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.