Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара. Аның кысаларында районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, медицина хезмәткәрләрен һәм фельдшерларны чакырып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре, аларның законсыз әйләнеше өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы турында укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм полициянең участок хезмәткәрләре катнашында ата-ана җыелышлары уздырылды, алар белән наркотикларга каршы программа буенча дәресләр оештырылды, анкета сорауларына җаваплар алынды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен укыту-семинар үткәрелеп, җәйге мәктәп яны лагерьларында наркотикларга каршы профилактик чаралар планы хупланды. Наркотикларга каршы кисәтү чаралары ел дәвамында уздырылып, шушы темага фильмнар карау, интерактив дәресләр үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International