Сәләтле укучылар Район Башлыгы стипендиясенә лаек булды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган. Менә кемнәр алар:

1.Рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Сирәҗетдинова Айгөл, Пычак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;

2.Татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Салахова Таңсылу, Зур Сәрдек Гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;

3.Физика фәне буенча Гыйниятуллин Булат, Кукмара 3 нче номерлы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

4.Тарих фәне буенча Мотыйгуллина Динә, Мәмәшир урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;

5.Химия фәне буенча Гарифҗанова Чулпан, Пычак урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

6.Хезмәт фәне буенча Рахимянова Алинә, күппрофильле лицейның 10 нчы сыйныф укучысы;

7.Удмурт теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Якимов Владимир, Түбән Үрәс урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

8.Физик культура фәне буенча Җиһаншин Айнур, А. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 9 нчы сыйныф укучысы.

Укучыларга “Иң яхшы укучы” дип исемләнгән медаль һәм киләсе уку елы дәвамында ай саен стипендия биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International