Кукмара сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
3 июнь көнне Кукмара сәнгать мәктәбендә чыгарыдыш кичәсе узды. Быел сәнгать мәктәбен 72 бала тамамлады: 33- сәнгать бүлеге, 28 – музыка бүлеге, 2 – театр бүлеге, 9 – хореография бүлеге. Чыгаралыш кичәсе район мәдәният йортында үтте. Зал тамашачылар һәм әти-әниләр белән шыгрым тулы иде. Кукмара сәнгать мәктәбе директоры Д.Ф. Рафиковның сәламләү сүзеннән соң тантаналы тәбрикләү өлеше башланды. Балаларга сәнгать мәктәбен тәмамлау турында свидетельство, мактау грамоталары, истәлек медальләре тапшырылды. Әлеге чара чыгарылыш укучыларының чыгышлары белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International