Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Болгарда “Изге Болгар җыены” узды
2014 елның 16 июне, дүшәмбе
14 июнь көнне Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашты.
Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүен хәтерләтеп торсын өчен төзелгән мәһабәт бина - Истәлек билгесе каршында узган җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре, илнең төрле өлкәләреннән мосафирлар катнашты.
Җыенның ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге исеменнән җыенда катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга зур рәхмәтен җиткерде. "Бәйрәм кунаклар белән бизәлә. Бернигә карамастан, бәйрәмгә килгәнегез, яңгыр китергәнегез өчен рәхмәт. Ходайга шөкер, күптән көтелгән яңгыр ява. Димәк, Аллаһы Тәгалә гамәлләребезне кабул итәдер дип ышаныйк", - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында ил күләмендә дини яңарыш хакимлек итүен, Россиядә 7,5 меңләп мәчет гамәлдә булуын, Татарстанда мөселманнарның 1,5 меңгә якын дин йорты булуын билгеләп үтте. "Изге Болгар җыены мөбарәк булсын! Без бирегә Аллаһка шөкер кылу, ата-бабаларыбызны дога белән искә алу өчен җыелдык. Бөтен дөньяга үрнәк булган бу изге эшебезгә Аллаһ тагын да куәт өстәсен!" - дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм уңаеннан. Чыгышыннан соң, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә "Әл-Гыйззәт" орденын тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе, БДБ мөселманнарының консультатив советы рәисе Пашазадә Аллаһшөкер тәбрикләде. "Безнең бурычыбыз - ата-бабаларыбыздан килгән динебезне күз нурыдай сакларга кирәк дигән васыятьне балаларыбызга сеңдерү", - дип белдерде Равил хәзрәт Гайнетдин.
Чыгышлардан соң тантана концерт белән дәвам итте. Анда мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды, Коръән-хафизлар чыгыш ясады. Җыен кысаларында рәсми затлар елга вокзалы янында "Болгар шәһәре урта гасыр һөнәрчелеге" интерактив экспозициясе белән танышты. Чатырларның берсендә тимерче борынгы кадаклар ясау осталыгын күрсәтте. Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин шулай ук квадрат кадаклар ясау серләренә төшенеп карады. Мөхтәрәм кунаклар елга вокзалын, "Сувар" һәм "Биләр" күргәзмә павильонннарын карады, "Габдрахман сахабә коесы" комплексына, дөя фермасына барды. Аннан соң рәсми затлар һәм барча мөэмин-мөселманнар, күмәкләшеп, Җәмигъ мәйданында өйлә намазын укыды. Көне буе яңгыр сибәләп торуга карамастан, барлык халыкның күңелендә бәйрәм рухы хакимлек итте.
http://prav.tatarstan.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз