Социаль яклау хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен РДКда уздырды

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Район Мәдәният йортында социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар котлады. Хезмәт алдынгыларына министрлыкның, район башлыгының, социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International