Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы җыю, игеннәрне урып-җыюга техниканы хәзерләү, терлек каралты-кураларын ремонтлау мәсьәләләре турында сөйләшенде. Ә төзелеш тармагында дәүләт программасы нигезендә төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү бурычы тора. Шулай ук балаларның җәйге ялын оештыру, укучыларның чыгарылыш кичәсенә әзерләнү, санитар-чисталык һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышынды, һәр тармак буенча төгәл бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International