Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Уку белән спорт янәшә
2014 елның 17 июне, сишәмбе
Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез.
Сыйныфыбыз белән спортны яратабыз, барыбыз да спорт түгәрәкләренә йөри, бәйгеләрдә актив катнаша. Туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче Тимур Галиуллин белән Камилә Билаловалар республика күләмендә үткән бәйгедә уңышлы катнашып, грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Көрәш, флорбол буенча узган район бәйгеләрендә дә нәтиҗәләребез сөенечле.
“Патриот” республика яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге республикадагы кадет мәктәпләре арасында спортның хәрби төрләре буенча бәйге үткәрде. Команда составында безнең сыйныфтан дүрт укучы иде. Мин, мәсәлән, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда 3нче урынны алдым, Тимур турникта күтәрелүдә аз гына җиңүчедән калышты. Командабыз хәрби әзерлек буенча 3нче урын, АК-74 автоматының магазинына патрон тутыру бәйгесендә 1нче урынны алды. Кыскасы, районда гына түгел, республика күләмендә дә без хәрби хәзерлек буенча сынатмыйбыз.
Без сыйныф җитәкчебезнең физкультура укытучысы булуы белән дә бәхетле. Илдар Гарәфиев безгә спортның бөтен нечкәлекләрен өйрәтә, аның белән бергә көн саен иртәнге күнегүләр эшлибез. Ә тәрбиячебез Мәдинә Маканова безнең өчен төрле уеннар, конкурслар оештыра. Мәктәптә уза торган һәр чарада актив катнашабыз, спорт белән берлектә имтиханнарга әзерләнергә дә вакыт табабыз.
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән девиз белән яшибез без һәм кадет мәктәбендә укуыбыз белән горурланабыз.
Айназ НУРГАЛИЕВ, Зур Кукмара авылы
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз