Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмара тегү фабрикасында яңадан-яңа модельләр “туып” кына тора
2014 елның 17 июне, сишәмбе
Бәйрәмнәр бик күп, әмма һөнәри бәйрәм һәрхәлдә күңелгә якынрак. Шул өлкәдә тырыш хезмәт куйган өчен бүләк сыман ул. Бу көнне башкарылган эшләргә йомгак ясала, уңышлар барлана. Кукмара тегү фабрикасы хезмәткәрләре исә текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре бәйрәмен куанычлы күрсәткечләр белән каршылый. Агымдагы елның биш аенда гына 59 миллион сумга якын продукция җитештергәннәр. Бу үткән елның шушы чорына караганда 126,2 процент тәшкил итә. Мондый үсеш фабрика продукциясенә сорауның арта баруы турында сөйли. Гаять кырыс базар шартларында моңа ирешү гади һәм җайлы түгел. Бары тик яңа технологияләр, заманча җиһазлар кертү, яхшыдан-яхшы материаллар куллану көндәшлеккә сәләтле, югары сыйфатлы киемнәр эшләп чыгарырга, фабриканың илебез сәүдә аренасында яулаган лаеклы урынын саклап калырга мөмкинлек бирә. Ирешелгәннәр, әлбәттә, барлык коллективның, һәр участокның җайга салынган, бердәм хезмәте нәтиҗәсе.
-Эксперименталь участок исә – фабриканың йөрәге, “чишмә башы”. Нәкъ шушында яңа модельләр туа һәм күпләп җитештерү өчен әзерләнеп җибәрелә,- диләр биредә. Яңа төр киемнәрне тегеп карау, аларны камилләштерүдә зур роль тегүчеләргә бирелә. Иң зур тәҗрибәле һәм югары квалификацияле тегүчеләрнең берсе дип, Екатерина Орехованы атадылар.
-Мин фабрикага туксанынчы елны килдем. Югары сыйныфларда укыганда ук биредә хезмәт дәресләре үтә, тегәргә өйрәнә идек, шунлыктан мәктәпне тәмамлауга башка һөнәр сайлау турында уйламадым. Билгеле, беренче елны җиңел булды, дип әйтмәс идем, - дип сөйли Екатерина.
-Туксанынчы еллар – акчасызлык, тотрыксызлык чоры бит. Тегү фабрикасы да кыенлыклар кичерде. Башка урынга, төшемлерәк эшкә китәргә теләгегез тумадымы шул чакта? - дигән соравыма:
-Җиңеп чыга алдык бит ул авырлыкларны!- дип икеләнмичә җавап бирде ул. – Коллектив бик әйбәт, бердәм иде, бер-беребезгә булышып эшләдек, шуңа күрә беркая да китәсем килмәде. Яшьләр күп иде. Эш белән беррәттән фабрикада актив яллар, бәйгеләр оештырылды. Мин үзем волейбол уеннарында катнаштым. Механик Николай Саватеев ату буенча ярышлар үткәрә иде, анысыннан да читтә калмадым. Коллектив белән бергәләп, Нократ елгасы буена ял итәргә бардык, анда да спорт уеннарында көч сынаштык. Сүз дә юк, күңелле яшәдек.
Хәер, әңгәмәдәшемнең бернидән зарланмый торган, күтәренке рухлы, яшәү дәрте ташып торган зат булуы бер күрүдә аңлашыла. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, матур итеп җырлый да икән әле. Хезмәтен дә яратып, вәземләп башкарганлыктан, аңа иң катлаулы эшләнмәләрне ышанып тапшырулары турында белдем. Екатерина өчен һәр миллиметр, һәр җөй мөһим, башкача эшли алмый ул, диләр аның турында. Аеруча югары сыйфатлы итеп теккәне өчен хезмәт хакына өстәмә түләү билгеләгәннәр. Үзе һич мактанмый:
-Бертуган апам Наталья – I категорияле конструктор, аның белән күп еллар янәшә эшлибез инде. Ул яңа модельләрне әзерләп бирә, ә мин тегәм. Конструкторларның идеяләрен тормышка ашыручылар без, - ди.
Көннәр буе тегүгә текәлеп утыру ялыктырадыр бит, дигән соравымны алдан ук әзерләп куйган идем, әмма биреп тормадым.
-Бертөрлелек юк бездә. Модельләр гел алышынып тора, аларны үзләштерү эшкә яңа төсмерләр өсти, кызыксыну уята,- дип җавап бирде Екатерина, уйларымны сизгәндәй.
Менә шундый белгечләргә таянып көн иткәнгә күрә тегү фабрикасы көндәшлеккә бирешми дә инде.
Агымдагы елның 5 аенда тегү фабрикасында 55 модель кием тегелгән, шуларның 44е – яңа модель. Бу - продукциянең 80 процентка яңартылуы дигән сүз.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз