Күкшел клубында балалар бакчасына йөрүчеләр хәйрия концерты куйды

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулган иде. Ике сәгать барган бу тамаша-концерт чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бәйрәм булды.

Кичә бакча хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән скетч-тамашалар, нәфис сүз һәм нәниләребезнең чыгышлары белән аралашып барды. Балаларның күңелле җырлары, дәртле биюләре алкышларга күмелде. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, алар үзләрен иркен тоттылар: рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.

Концерт ахырында барлык балаларга, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, әниләр сәхнәгә күтәрелде. Җыелган акчага уенчыклар алынды.

Эшмәкәрләр Римма һәм Айнур Мөхәммәтҗановлар да икенче ел инде безгә Казаннан уенчыклар алып кайтып бирәләр.

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел балалар бакчасы тәрбиячесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International