Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиев яңа китап чыгару белән мәшгуль
2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Бүген сәхифәбез кунагы – Байлангар авылында туып-үскән язучы-публицист, утыз елга якын күрше Саба районы газетасын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм “Бәллүр каләм” призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгать Нәҗмиев.
-Тәлгать абый, лаеклы ялыгыз ничек үтә, иҗатыгыз дәвам итәме?
-Әйе, мин 2008 елдан пенсиядә саналам. Әмма әле иркенләп ял итә алганым юк диярлек. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасын җитәклим, Саба муниципаль районы депутаты буларак та эш табылып тора. Тыйнак кына иҗатым да дәвам итә. “Саба: елмаюлы тарих” китабының икенче томын эшләп бетереп киләм. “Том” дип әйтүемнең нигезе бар. Аның бүгенгесе 36 басма табак, ягъни 575 бит күләмендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде. Ул республикабызның барлык китапханәләренә барып җитте дип беләм.
Быел чыгасы китабым, иншалла, минем өчен тагын бер ягы белән истәлекле һәм кадерле булачак. Моңарчы басылган 13 китабымның гомуми тиражы 47 меңгә җиткән иде. Менә монысы белән 50000 чиген узуны күңел күптәннән көтә. Алга таба да, хәерле гомерләр булса, каләм тибрәтергә исәп бар әле. Кулдан башка эш килмәгәч, нишләмәк кирәк инде...
-Байлангарга кайткалыйсызмы?
-Әйе, кеше язмыш кушуы буенча кайда яшәсә дә, ниләр майтарса да, аның туган җире һәм тудырган әнисе бер генә була. Туганнарга, туган нигезгә кайткалап торабыз. Шулай булмыйча, Байлангарның бер тузаны, бер бөртек туфрагы бит мин. Әле яз башында, әби-бабайлар, әти-әни, туганнар, авылдашлар, чордашлар “ ял итә” торган тау буендагы зиратта булып килдек, якыннарыбызның кабер өсләрен тәртипләдек.
Гомумән, туган авылым, аның кешеләре турындагы язмалар китапларыма кереп бара, матбугатта басыла.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз