"Нараткай" балаларга үз ишекләрен ачты

2014 елның 20 июне, җомга
15 июньнән “Нараткай” лагере үз эшен башлап җибәрде. Беренче сменада 85 бала 2 июльгә кадәр ял итәчәк. 17 июнь көнне лагерьның ачылу тантанасы булды, 19 көнне – әти-әниләр өчен концерт. Әлеге чараларда Кукмара муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова катнашты һәм чыгыш ясады. Ул балаларны җәйге каникуллар башлану белән тәбрикләде, аларга җәйге вакытны файдалы уздыруларын, сәламәтлекләрен ныгытуларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International