Лубянда юл төзекләндерү эшләре бара

2014 елның 20 июне, җомга
Лубян авылы җирлеге башлыгы Вадим Диев хәбәр итүенчә, авылның Кооператив урамын һәм буа дамбасын асфальтлау эшен башлаганнар. Суүткәргечләрдәге ике авария нәтиҗәләрен бетергәннәр, халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Озакка сузылган яңгырлардан соң урамнарны чистарту, үләннәрен чабып алу белән шөгыльләнәләр. Шулай ук 27 июньдә үтәчәк Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара. Үткән якшәмбедә исә бу бәйрәмне Сәрдәвеч авылында үткәргәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International