Балыклыда Абдулла Алишка багышланган кичә узды

2014 елның 24 июне, сишәмбе
Балыклы авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның иҗатына багышланган кичә үтте. Анда укучылар язучының әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Татар теле укытучысы Алинә Гафиева Алишның тормыш юлы буенча призентация күрсәтте. Бәйрәмдә район китапханә бүлеге методистлары, авыл китапханәчеләре дә катнашты. Бу хакта китапханәче Сәлимә Каюмова хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International