Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.

“Кукмара” ишегалды чит ил кунакларының да күңелләренә хуш килде. Сабантуйда һәркем районыбыз үзешчәннәренә кушылып җырлап-биеп күңел ачты.

Бәйрәмнән репортаж белән район газетасыннан танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International