Кукмара районында бүгенге көнгә ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән

2014 елның 25 июне, чәршәмбе
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән, 8 мең 500 тонна сенаж салынган. Яфраказык туплау өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Бу эшкә оешма-предприятие коллективлары да җәлеп ителде. Уртак тырышлык белән 50 мең пар миллек әзерләнде, 5 тонна дару үләннәре җыелды. Узган атнада яуган яңгырлар печән әзерләүне берникадәр тоткарлады, шуңа бу атнада күпъеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу өчен эш темпын арттыру кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International