Зәй муниципаль районында Кыр көне уза

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Кичә Район Башлыгы Рауиль Рахматуллин Зәй муниципаль районында 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланган семинар-совещаниедә катнашты. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре, ТР ДС депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һ.б. катнашты.

Семинарның пленар утырышына кадәр анда катнашучылар, аерым алганда, “Агросила Групп” ЯАҖ техника күргәзмәсе, агрохолдинг кырларында көзге һәм язгы чәчүлекләр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, терлек азыгын әзерләү, туфракны эшкәртү, үсемлекчелек буенча эксперименталь технологияләр белән танышты. Моннан тыш, семинарда катнашучылар бер терлекчелек комплексында булдылар, авыл хуҗалыгы техникасының һәм җиһазларының яңа үрнәкләре белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International