Чишмәбашта дини лагерь эшләде

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Чишмәбаш авылында җәйге чорда балалар өчен дини лагерь эшләде. Анда 50дән артык бала йөрде. Авыл мулласы Шамил Шәфигуллин, абыстайлар Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Хәсәновалар ун көн буена балалар белән булдылар. Малайлар-кызлар бик теләп дин гыйлеменә, намаз укырга өйрәнделәр, вәгазь тыңладылар. Буш вакытларында исә бердәм булып футбол уйнадылар, ял иттеләр. Лагерьның соңгы көне аеруча истә калырлык булып үтте, бәйрәм оештырылды. Тәм-томнар, күчтәнәчләр алып, әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Мул итеп табын әзерләнде, Фәнзия Батырова пешергән пылауны да һәркем яратып ашады. Балалар да, өлкәннәр дә күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Сания БИЛАЛОВА, Чишмәбаш авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International