Сәрдекбашта яшәүче Мостафиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

2014 елның 14 июле, дүшәмбе


Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Маһинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде.

Әлеге гаиләнең кулга-кул тотынышып, бербөтен булып яшәвенә быел 50 ел тула. Биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Радик абый белән Махинур апаның унбер оныгы, өч оныкчыгы бар. Тантанада бәхетле парлар юбилярларның мактау китабына үзләренең имзаларын куйдылар, балдаклар алыштылар, бәйрәмнең символы – ромашкашкага ия булдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева юбилярларга үзенең котлау сүзләрен ирештерде, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале, Мактау грамотасы, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International