Поч.Сутер мәктәбендә ремонт эшләре бара

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
“Мәктәпләргә капиталь ремонт” республика программасы кысаларында Поч.Сутер урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Барлыгы 108 тәрәзә, 78 ишек яңага алыштырылган, 1800 квадрат метрлы түбәне калай белән ябу бара. Алда эчке буяу-шомарту эшләрен башкару бурычы тора. Бу эшкә ата-аналар, мәктәпнең элеккеге укучылары, иганәчеләр һәм укытучылар да үз өлешләрен кертәләр, дип хәбәр итте мәктәп директоры Леонид Михайлов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International