Лубян урман-техник көллиятендә кадрлар мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды

2014 елның 15 июле, сишәмбе


Быел Лубян урман-техник көллиятендә көндезге бүлекне тәмамлаган – 72, читтән торып укыган 19 кешегә урта һөнәри белем турында дипломнар тапшырылды.


Кукмара районында урнашкан көллияттә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча кадрлар әзерлиләр.


Киңәшмәдә урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев эшкә юллма алган көллият тәмамлаучылар һәм көллияткә укырга керүче абитуриент кандидатуралары буенча министрлык карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләрен тыңлады.


Быел Лубян урман-техник көллияте «Россия Федерациясенең иң яхшы көллиятләре» бәйгесе лауреаты статусына ия булды. 93 ел дәвамында биредә 8 822 урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, урманны саклау буенча инженерлар, хисапчылар һөнәри белем алып чыккан. Алар, нигездә, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларында, Киров өлкәсендә хезмәт куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International