Кызыл Тау авылында Питрау бәйрәме аеруча күңелле узды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
-Элек-электән Питрауда күңел ачу чаралары оештырылган, урамнар җыр-биюләрдән тынып тормаган. Без дә, борынгы йолаларны кире кайтарып, ел саен авылыбызда әлеге бәйрәмне билгеләп үтәбез, - ди хәбәр итте Кызыл Тау клубы мөдире Анфиса Егорова. – Авылның “Тиңдәшләр” ансамбленең, күрше Мамадыш районының Комазан башыннан килгән карендәшләребезнең чыгышларын бәйрәмгә килүчеләр аеруча ошатты. Барыбыз бергәләп онытылып баручы керәшен җырларын искә төшердек, “Чабата”ны биедек. Бәйрәм программасында милли уеннар, спорт ярышлары, хәтта милли көрәш тә бар иде. Питрауда һәркем ял итте, күңел ачты, күңеленә рухи азык туплап төнге сәгать уникедә генә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International