Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә үз өлешеңне керт
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Беренче сыйныфка бару, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү кеше өчен гомер буена онытылмас дулкынландыргыч вакыйга булып саклана. Без – олылар бу көнне күңелле бәйрәмгә әверелдерү өчен барлык тырышлыкны куярга тиешбез. Соңгы елларда уку елы башлану алдыннан районыбызда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрү күркәм традициягә әверелде. Әти-әниләре инвалид булган, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән әлеге акция - чын мәгънәсендә шәфкатьлелек үрнәге. Бу акциядә эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, район кешеләре катнаша. Уку әсбаплары тутырылган портфельләр биреп, балаларга күпме шатлык бүләк итә алар! Сабыйларның елмаюлы йөзләрен күрү күңелгә рәхәтлек бирүдән тыш, аларны сөендерү саваплы гамәлләрдән санала.
2014/2015 уку елында районыбызда беренче сыйныфка баручы – 94 һәм 2-11 сыйныфларда укыячак 11 бала шушындый бүләк көтә. Быел аларга ярдәм акциясен 1 августта үткәрү күздә тотыла. Кукмарада яшәүчеләр өчен Җиңү Паркы каршындагы мәйданда 10.00 сәгатьтә, авыл балалары өчен авыл җирлекләре аша яшәү урынында үткәреләчәк. Мәктәп портфеле, гадәттәгечә, канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмадан торачак. Район Башкарма комитеты мөмкинлеге булган һәркемне шушы акциягә кушылырга чакыра. Ярдәм акчасын 31 июльгә кадәр “Кукмара” коммерцияле булмаган хәйрия фондына күчерергә яки китереп тапшырырга яисә “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә (Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63) илтергә мөмкин. Акчаны фондка тапшырырга теләүчеләр бухгалтер Энҗе Хәлиуллинага мөрәҗәгать итә алалар (райсовет бинасы, 1 кат).
2014нче елны каршылау алдыннан 22 иганәче 39 балага берәр мең сумлык күчтәнәчләр әзерләп, аларны һәм гаиләләрен шатландырган иде. Бу күркәм гадәтне дәвам итеп, Изге ураза аенда да балалар өчен игелек кылырга теләүчеләр аз булмас, шәт.
Рузалия ГАЛИЕВА, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз