Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Туембаш авылында көн саен ифтар мәҗлесе үткәрелә
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Рамазан аенда Туембаш авылында инде икенче елын көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, кызыксынып, авыл җирлеге белән элемтәгә чыктым. Телефонны алган башкарма комитет сәркатибе Рузилә Хәләвиева хәбәрнең чынлыгын раслап: “Сез шушы эшләрнең башында торган Сәетовларга шалтыратыгыз әле, алар тулырак мәгълүмат бирерләр”,- дип җавап бирде.
Әлеге гаиләнең хуҗабикәсе Миләүшә Сәетова белән телефон аша күптәнге танышлар кебек сөйләштек. Ачык күңелле, аралашучан ханым икән ул.
-Әйе, инде икенче ел, бер көн дә калмыйча, Туембаш авылы мәчетендә ифтар ашы уздырабыз, -дип сүзен башлады ул. - Әлбәттә, бу эшне без авыл халкы ярдәме белән башкарабыз. Мәчеткә җыелган сәдака акчаларына кибеттән азык-төлек алып кайтабыз. Авыл халкы үзе дә көн саен итен, бәрәңгесен, чәй янына пешкән әйберсен китереп тора. Өстәлебезгә күп төрле җиләк-җимеш куела, көн саен кәбестә салаты ясыйбыз, бик яраталар аны. Улым Илмир мәчет ишегалдындагы зур казанда көн дә ризыкны төрләндереп пешерә. “Авыз ачканда” пылаудан, бәрәңге шулпасыннан, лагманнан, яшелчәле “рагу”дан авыз итә авыл халкы. Әле менә кичә борайдан пылау пешергән иде. (Илмирдан әлеге пылау пешерү рецептын язып алып, киләсе “Киңәш базары” сәхифәсендә бирербез. авт). Табын әзерләргә авылдаш алты хатын-кыз булыша. Ифтарга 10-12 яшьтән башлап, 85 яшькә кадәрге утызлап ир-ат җыела. Кызганыч, өлкән яшьтәге бабайларның саны авылыбызда инде елдан-ел кими бара. Ифтар вакытында икенде белән ахшам арасында Коръән хатем кылына. Аны улым Илмир кыла. 85 яшьлек авылыбыз имамы Габделхәй хәзрәт, бер көн калмыйча, тәравих намазын алып бара, анда 50дән артык авылдашыбыз катнаша.
Көн саен мәҗлес ясап, өстәл хәзерләү җиңел эш түгел, билгеле. Әле бит уразалы булган килеш көн дәвамында аяк өсте йөрергә дә кирәк.
-Бернинди мәшәкате юк аның. Рамазан аенда бер саваплы гамәл кылу 700 савапка тора, диелгән бит, -дип сүзен дәвам итте Миләүшә. – Авылыбызда күпләр, аеруча яшьләр иманга кайта башлады. Без аңа бик сөенәбез. Бу бит Аллаһының рәхмәте, ә без - сәбәпчесе генә. Көн дәвамында әле итек “тәгәрәтергә” дә, җиләккә йөрергә дә өлгерәбез. Аллага шөкер, Рамазан аенда Ходай бәрәкәтен бирә.
Туембаш авылында авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар көче белән яңа мәчет төзү эше дәвам итә. Яз башында беренче нигез ташы салынган бинаның подвалы һәм беренче каты төзелеп беткән инде. Биредә мәдрәсә, ифтар ашлары, никах мәҗлесе уздыру өчен махсус зал да булачак.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз