Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз районда тотрыклылык булдыру, халыкның иминлеген тәэмин итү, бәла-казаларга юл куймау өчен таләпләрнең үтәлешенә контрольне көчәйтү турында барды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә исә урып-җыюга хәзерлек чаралары күрү, терлек азыгы хәзерләү темпын арттыру, фермаларны кышка әзерләү, көзге чәчүдә катнашачак техниканы сафка бастыру, басуларны эшкәртү турында сөйләшенде. Бүлек җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә сүз төзелеш тармагында дәүләт программалары буенча эшне дәвам итү, халыкның үзмәшгульлеген булдыру һәм башка мәсьәләләр турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International