Кукмаралылар урып-җыюга әзер

2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда игеннәрне урып-җыюга хәзерлек барышын тикшерде. Комиссия әгъзалары комбайн парадларында катнашып, уракта катнашачак техниканың хәзерлеген энә күзеннән үткәрделәр, булган кимчелекләрне төзәтү турында күрсәтмәләр бирделәр. Шулай ук ындыр табакларында ашлык эшкәртүче механизмнарның торышы белән таныштылар. Кукмаралылар урып-җыюга әзер - комиссия тарафыннан шундый бәя бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International