Нормабашта балалар өчен мәйданчык төзелде

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Булдырганнар, нормабашлылар! Клуб каршындагы мәйданда авыл халкы һәм әти-әниләр көче белән балалар өчен менә дигән уен һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Комлыгы да, таганнары, лабиринт, шугалак, баскычлы корылмалар, хәтта шугалагы да бар. Иске карават башлары, тәгәрмәчләр, тимер, калайлар – кыскасы, кул астында ни бар, барысы да мәйданчык төзүгә тотылган. Шомартып, буяп куйгач, гап-гади тәгәрмәчләргә дә “җан” керә шул.

Хәзер әлеге авылда яшәүчеләр, кунакка кайтучылар:

-Балалар белән кая барыйк икән? - дип борчылмый, ә туп-туры клуб каршындагы мәйданчыкка юнәләдер, мөгаен.

Иң мөһиме: малай-кызлар, уен белән мавыгып, куркынычсызлык кагыйдәләрен генә онытып җибәрә күрмәсеннәр.

Мондый төр уен мәйданчыгын һәр җирдә ясап куярга мөмкин. Нормабаш халкыннан үрнәк алып, районыбызның башка авылларында яшәүчеләр дә бу эшкә алынсалар, ничек яхшы булыр иде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International