Кукмара музее 1945 елда дәүләт бүләкләре алган тыл ветераннары турында мәгълүмат эзли

2014 елның 25 июле, җомга
Кукмара туган якны өйрәнү музее сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен 1945 елда дәүләт бүләкләренә лаек булган түбәндәге тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматлар эзли. Бу кешеләр хакында ни дә булса белсәгез, 2-64-53 телефоны аша хәбәр итүегез сорала.

1.Әхмәтҗанов Йосыфҗан Әхмәтҗан улы, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, Зур Сәрдек авылы, “Сталин” исемендәге колхозда эшләгән

2.Әмирова Зәкия Мәхмүт кызы, “Фидакарь хезмәте” өчен медале, “Нырты” совхозыында эшләгән

3.Вәлиев Сәмигулла Хисмәтулла улы, Почет Билгесе ордены, Янил МТСында эшләгән

4.Морозов Антон Тимофеевич, Почет Билгесе ордены, ВКП (б) райкомында эшләгән

5.Фәйзрахманов Лотфулла Фәйзрахман улы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Янил МТСында эшләгән

6.Ягъфәров Мөхәмәд Гайсә улы, Почет Билгесе ордены, район хезмәтчәннәре депутатларының район Советында эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International