Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Тиздән Кукмарада балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы төзеләчәк
2014 елның 25 июле, җомга
Үткән атнада Казанда социаль халык проектында җиңеп чыккан муниципаль район һәм шәһәр округларына сертификатлар тапшырдылар. Лауреатлар исемлегендә Кукмара да бар. 580 мең сумлык грант поселок үзәгендә балалар өчен уен-спорт мәйданчыгы төзергә тотылачак.
Әлбәттә, хәзерге заманда бу суммага гына заманча мәйданчыкны сафка бастырып булмый. Шуңа күрә әлеге проектта катнашырга теләгән һәркем үзеннән өлеш кертә ала. Эшмәкәрләр, аягында нык басып тора торган хәлле райондашларыбыз да бу изге эштә читтә калмаслар дип ышанасы килә. Чөнки бер гөнахсыз сабыйларны сөендерү гамәл дәфтәренә зур хәрефләр белән язып куела, диләр бит.
Мәйданчыкның “Татарстан” рестораны каршындагы буш урында төзеләчәген хәбәр иткән идек инде. Үзәкне ямен алып торучы әлеге бакча күптәннән төзекләндерү көтә.
- Әлбәттә, лауреатлар исемлегендә булуыбызны сөенеп кабул иттек, -диде сертификат алганнан соң район Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Минһаҗева. –Хәзер җиң сызганып эшкә тотынасы. Иң элек конкурс игълан итеп, инвесторның кем булачагын ачыклыйсы бар. Конкурс шартлары буенча проектлар 1 октябрьдә үз көчендә булырга, ягъни, әлеге көнгә төзелеп беткән булырга тиеш. Шулай ук шартлар нигезендә, мәйданчык төзү өчен 580 мең сум акчаны Татарстан Хөкүмәте бирсә, проектны тормышка ашыруга таләп ителә торган акчаларның кимендә 40 процентын (387 мең сумны) җирле бюджет “күтәрә”. Республиканың икътисад министрлыгы тарафыннан грантларның максатчан файдалануы , аның үз вакытында тапшырылуы ныклы контрольдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, мондый конкурс Татарстанда 2011 елда уздырылган иде инде. Анда республикабызның 45 районыннан 15 проект җиңеп чыкты, ул елны бүләк фонды 30 миллион сум булды. Быел исә грант фондының гомуми күләме 35 миллион сумны тәшкил итә.
Татарстанда үткән “Бердәм Россия” көне акциясе барышында районыбызда, республикада яшәүчеләр партия вәкилләренә халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр, төрле файдалы башлангычлар, мавыктырыч фикерләр әйткәннәр иде. Нәтиҗәдә, республикабыз җитәкчеләре кызыклы идеяларны күтәреп алдылар һәм халык теләген исәпкә алуда мөмкин кадәр финанс ярдәме күрсәттеләр.
Күпләрнең уртак фикере игелекле эшкә алынуыбызны тагын бер кат дәлилли. Читтә калмыйк без аннан.
Гөлназ Әфәндиева, 24 яшь:
- Без поселокның Казанцева урамында торабыз. Ике яшьлек кызыбыз Диләрә белән урамның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп вакыт үткәрәбез. Чөнки башка барыр урын юк. Маяковский урамында күпме буш урыннар бар. Бу тирәдә кечкенә балалары булган гаиләләр күп. Бәлки алдагы елларда анда да балалар мәйданчыклары төзерләр әле. Ярый әле өй каршыбызда ком бар, күп вакытын Диләрә шунда үткәрә. Сез әйткән мәйданчык төзелгәч, гаиләбез белән анда еш булырбыз дип уйлыйм.
Эльвира Мәһдиева, 38 яшь:
- Өч бала әнисе буларак бу яңалыкны мин бик шатланып кабул итәм. Инде күптәннән балалар өчен парк төзисе иде, чөнки балалар белән ял итәргә чыксаң, Кукмарада хәтта утырып торырга да урын юк. Җиңү паркын кичкә таба бикләп куялар, бәлки без моңа үзебез дә өлешчә гаепледер. Чөнки халыкта булган әйбернең кадерен белергә, саклап тотарга дигән караш җитеп бетми.
Конкурс комиссиясенә проектның исеме “Бәхетле бәләкәч” дип кертелсә дә, уен-спорт мәйданчыгына яңгырашлы матур исемгә конкурс игълан ителә.
Лилия НУРГАЛИЕВА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз