Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Вахит авылында спорт мәйданчыгы ачылды
2014 елның 25 июле, җомга
“Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән Республикада спорт мәйданчыклары төзү бара. Ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзеләчәк. Шулай итеп, партия Республика яшьләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди.
Узган ел районыбызда алты мәйданчык төзелде, быел исә тагын биш мәйданчык сафка баса. Әле күптән түгел поселокта футбол кыры куллануга тапшырылган иде. Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал – 5400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком – “Бердәм Россия” партиясе бүләге иде. Кичә Вахит авылы мәдәният йорты каршында төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, төзелеш эшләрен башкарган “Строй гарант” оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановлар катнашты һәм чыгыш ясады.
-Районыбызда спортка зур урын бирелә. Яшьләребез төрле спорт чараларында, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар, республика, Бөтенроссия күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Вахит авылында да тырыш, уңган халык яши. Әлеге заманча мәйданчык бу җирлек өчен зур бүләк, - диде район башлыгы. - Бу төбәк үзенең авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары белән дә дан тота. Хезмәттә дә, мәдәнияттә дә, спортта да сынатмыйлар алар. Узган ел куллануга тапшырылган мәдәният йорты, бүген ачылган спорт мәйданчыгы аларга тагын да күбрәк мөмкинлекләр тудырачак. Әлеге объектлар беркайчан да буш тормасын иде.
Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов та үзенең рәхмәтен җиткерде.
-Мондый спорт мәйданчыгы авылыбызга бик кирәк иде. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга мөмкин булачак. Киләчәктә мәйданчыкны тагын зурайтырга мөмкинлегебез бар, чөнки 1 миллион сумлык грант оттык. Биредә төнге сәгать 11гә кадәр спорт уеннарының тынып торганы юк. Яшьләребез бик актив, - диде ул.
Мондый спорт мәйданчыгы иртәгә Зур Кукмара авылында куллануга тапшырылачак.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз