Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары!
Сезне чын күңелемнән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм. Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.
Районыбыз мөселманнары башка традицион дин вәкилләре белән алдагы көннәрдә дә районыбыз, республика һәм илебездә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга өлешләрен кертер дип ышанам.
Һәрберегезгә нык сәламәтлек, муллык, кайгы-хәсрәтсез бәрәкәтле тормыш һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим.
Ураза гаете мөбәрәк булсын!