Район Советы бинасында хезмәтне саклау буенча семинар үткәрелде

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Район Советында “Хезмәтне саклау буенча актуаль мәсьәләләрне яктырту һәм эш шартларының торышын, хезмәт, пенсия законнарындагы үзгәрешләрне камилләштерү” темасына багышланган семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров, хезмәт буенча баш техник инспектор Ирина Андина чыгышлары тыңланды. Сүз профсоюз оешмаларының хезмәтне саклаудагы роле, киләсе елдан хезмәтне саклау законнарына үзгәрешләр кертеләчәге, бу өлкәдә таләпләрнең катгыйлануы турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International