Чернышевский урамы ремонтлана

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Кукмараның үзәк урамнарының берсе булган Чернышевский урамында көн әйләнәсендә транспорт йөреп тора. Әлеге урам юлы күптәннән ремонт сорый иде инде. Яз көне чокыр–чакырларга “Чиста шәһәр” оешмасы көче белән ясалган вак–төяк ремонт кына шуның кадәр машина ташкынына ничек түзсен соң? Ниһаять, әлеге урамга Балтачның МДСУ–1 оешмасы асфальт җәя башлады.
–Иң элек юлның чокыр–чокырларын тигезләп чыктык, аннан соң сумала сиптердек, хәзер шуның өстенә тиешле калынлыкта асфальт җәябез, эшебез бөтен таләпләргә туры китереп эшләнелә,– диләр Балтач юлчылары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International