Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Иң шәп фельдшерлар бездә, диләр Үрәсбаш авылында
2014 елның 5 августы, сишәмбе
Соңгы өч елда “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы “Тормыш сыйфаты. Сәламәтлек” проекты кысаларында төзелүче фельдшер-акушерлык пунктларының алтынчысы ишекләрен ачты. Үрәсбашта шул уңайдан бәйрәм чарасы үткәрелеп, символик ачкыч” “Строй-гарант” оешмасының генераль директоры Илсур Шәрипов кулыннан әлеге авыл фельдшеры Елена Григорьевага тапшырылды.
Үрәсбашта иң күп мактау сүзләре медицина хезмәткәрләре адресына әйтелде.
-40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Анастасия Михайлова кешене дару белән генә түгел, тәмле теле, йомшак кулы белән дә дәвалый иде. Аннан эстафетаны кабул итеп алган Елена Григорьева да шундый ук күркәм сыйфатларга ия: һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел, - дип, авыл халкы аларга кат-кат рәхмәтен белдерде.
Яхшы белгечкә хезмәтен тагын да шәбрәк башкару өчен уңайлы шартлар да кирәк бит әле. Моңа кадәр бу яктан мактанырлыклары булмаган: элеккеге медпунктларында 5-6 ел элек янгын чыккан һәм аны иске мәктәпнең кечкенә генә бер бүлмәсенә күчергәннәр. Уңайлыкларсыз, салкын бүлмәдә авыруларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булмагач, фельдшерлар сумкаларын күтәреп, өйләргә барып дәвалап йөргәннәр. Ә яңа медпункт бөтен таләпләргә җавап бирерлек, җиһазлары да яңа.
-Заманча технологияләр нигезендә корылган бина бу. 50 градус салкынга да чыдам, - ди бу эшне кыска срокларда башкарып чыккан подряд оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов.
-Без бу медпунктны түземсезлек белән көттек. Район җитәкчелегенә, авыл җирлегенә, Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез. Ә биредә безгә чирләп киткәч кенә түгел, күбрәк хәл белергә, киңәш сорап килергә язсын, - дигән теләген җиткерде башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе Любовь Сергеева.
Рауил РӘХМӘТУЛЛИН, район башлыгы:
-Халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү, тормыш-көнкүреш яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасы кысаларында районда алты модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Мондый ФАПлар авылларга бик кирәк. Чөнки авыл кешесе, авырып китсә, тиз генә район үзәгенә килә алмый, беренче чиратта урындагы медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Яңа объект үрәсбашлыларга да игелекле хезмәт күрсәтсен.
Гөлсинә ГАРИФУЛЛИНА, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы:
-Районда тормышка ашырылучы 25 дәүләт программасының өчесе Үрәсбашка да кагыла. Боларның берсе ФАП салу булса, икесе юллар, күперләр яңарту белән бәйле. Узган ел авыл башына кадәр асфальт юл түшәлде, быел чакрым ярым арага – Пионер урамына вак таш салыначак. Үзара кертем программасы буенча Октябрь урамындагы юлны, урам утларын рәтләү күздә тотыла.
Гөлгенә Шәрипова
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз