Район эчке эшләр бүлегенә җитәкче итеп Рамил Нургалиев билгеләнде

2014 елның 5 августы, сишәмбе


Бүген район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче итеп моңа кадәр район полиция начальнигы булып эшләгән Нургалиев Рамил Ришат улы билгеләнде. Аны коллективка тәкъдим итү өчен Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов килгән иде. Ул район эчке эшләр бүлегенең эшчәнлегенә анализ ясады, кимчелекләргә тукталды, аеруча экстремизмны кисәтү, көнкүреш җинаятьчелеген киметү, халык белән тыгыз хезмәттәшлек итүне көчәйтү кирәклеген билгеләп үтте.

-Кукмара йоклап ятучы район түгел, монда халык бик актив, эшчән. Районда тотрыклылыкны булдыру эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең үз вазыйфаларын тиешенчә башкаруына бәйле. Башка хокук саклау органнары белән уртак бурыч – район иминлеген саклау өчен кулга-кул тотынышып эшләү зарур,- диде ул үз чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International