Район Башлыгы Рауил Рахматуллин Кукмара муниципаль районының участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты
2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Район Башлыгы Рауил Рахматуллин Кукмара муниципаль районының участок сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашты. Комиссия рәисләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутаталар сайлау үткәрү буенча комиссия алдында торучы төп бурычлар белән таныштылар.