"Шәфкать"тә балалар камырдан эшләнмәләр ясыйлар

2014 елның 8 августы, җомга
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә балаларның иҗади үсешенә зур урын бирелә. Шундый юнәлешләрнең берсе - гамәли сәнгать буенча түгәрәкләр эшли. Күптән түгел тәрбиячеләр икенче коррекция төркемендә камырдан әвәләп ясау буенча дәрес үткәрделәр.

Тозлы камырдан әйберләр ясау балаларның, шул ук вакытта күп кенә олыларның да яраткан шөгыле. Дәрес вакытында балалар “Мин бу җәйнең бетмәвен телим” темасына кояш формасында бик матур подвеска ясадылар. Алар эшләгән хезмәтләренә куандып, бик канәгать калдылар.

Бу эшкә ата-аналар да битараф калмады. Балалары белән бергә үзләре дә эшләнмәләр ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International