Кукмарада халык җыены үтте

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Бүген Кукмараның Җиңү паркында "Бердәм Россия" сәяси партиясе  халык җыены уздырды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Мондый очрашуларның төп максаты - халыкның теләк-фикерләрен тыңлап, партиянең алдагы биш елда эш планына үзгәрешләр, яңалыклар кертү. Җыенда катнашучылар тәкъдимнәрен телдән дә, язмача да җиткерә алдылар. Шулай ук физкультурачылар көне уңаеннан районыбыз спортчыларына котлау сүзләре әйтелде.  Очрашуда катнашучылар чәчәк күргәзмәләре карап рухи яктан ял да итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International