Район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды. Алар Илсур Шәрипов, Вадим Әхәтов, Раниф Сәлмәнов җитәкчелегендәге оешмалар көче белән ремонтланды. Ә палаталарны җиһазлауга районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре зур ярдәм күрсәтте. Палаталарда ятып дәвалану өчен барлык уңайлыклар бар. Телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, йомшак җиһазлар куелган палаталар өй шартларын хәтерләтә. Сугыш ветераны Зиннур абый Галәветдинов та үзенең палатадан, табибларның җылы мөгаләмәсеннән бик канәгать булуын белдерде. Аның хәлен белергә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, төзелеш оешмалары, район ветераннар оешмасы, предприятие җитәкчеләре килгән иде. Алар барлык палаталарда да булып, алардагы шартлар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International