Лубян урман көллиятен тәмамлаган укучыларның очрашуы булды

2014 елның 12 августы, сишәмбе
97 еллык тарихы булган Лубян урман көллияте шушы еллар эчендә республикага гына түгел, Рәсәйгә меңнәрчә урман хуҗалыгы белгечләре әзерләп чыгарды. Әлеге уку йортын тәмамлаган элеккеге укучыларны ел саен август аеның беренче шимбәсендә Лубянга очрашуга килүләре күркәм традициягә әверелде. Быел да көллият стадионы элеккеге укучыларның, укытучыларның очрашу шаһите булды. Моннан 42 ел элек бу уку йортын тәмамлап кулына диплом алган, Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин очрашуда катнашып кунакларны сәламләде. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, урман көллияте директор Мулланур Гобәйдуллин һ.б. үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International