Эстониядән кунклар килде

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Эстониядән килгән иҗат төркеме мариларның “Кна вел” ансамблендә кунакта булдылар. Аларның бирегә килү максатлары – районыбызда яшәүче мариларның гореф-гадәтләре турында документаль фильм төшерү иде. Студентлар этнографик материаллар җыю буенча зур эш башкардылар, алар фин-угор халкы турында семинар хезмәтендә чагылыш табачак. Эстониялеләр районның концерт бригадасы составында Шәмәрдәндә дә булып, эстонча җыр башкардылар. Поч.Кучук мәктәбе музеенда экспонатлар белән таныштылар. Киез итек-киез комбинатында, район музеенда, металл савыт-сабалар заводында күргәннәреннән дә зур тәэсирләр алдылар. Иске Кня авылында кичке уеннар да кунаклар күңеленә хуш килде. Әлеге җирлектә төшерелгән сюжетлар кергән фильмның презентациясе киләсе елга Таллин шәһәрендә узачак. Ул мари, рус, эстон, инглиз һәм француз телләрендә яңгыраячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International