Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Нинди китап укысаң, шундый бала булырсың” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде

2014 елның 15 августы, җомга
10 августта Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Нинди китап укысаң, шундый бала булырсың” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты - китап укучыларга әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе бирү, балалардагы дуслык, бер-береңә ярдәмләшү сыйфатларын арттыру, матур әдәбиятны пропагандалау. Материал итеп Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә”, Йолдызның “Хәерле иртә” шигырьләре файдаланылды. Барлыгы 9 бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International